Рәшит Ваһапов – җырчы |
|
|
|
Дүшәмбе, 07 Май 2012 | Караулар : 13724 |
|
Рәшит Ваһап улы Ваһапов – күренекле татар җырчысы, ТАССР халык артисты (1957), 1941 — 1962 елларда Татар филармониясе солисты. Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә — Яңапар) авылында мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне ул әтисе мәктәбендә ала. 1920—1926 елларда Түбән Новгород педагогика техникумында читтән торып укый. 1926—1928 елларда Петрякс, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була. 1936—1939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый, 1938—1940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә вафат була. Ул Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән (Казан). |
Артка
|